Фестиваль-бәйге:"Туган җир һәм әдәбият"
2021 ел -Зәй районында Туган як елы,Татарстанда -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Югары Шепкә, Имәнлебаш, Аксар, Тәкмәк, Мирный бистәсе китапханәчеләре тарафыннан оештырылган "Әдәбият һәм туган җир " исемле китапханә фестивале узды. Фестивальдә туган як, туган авыл темасына шигырьләр, җырлар яңгырады. Шулай ук ачык микрофонда шигырь сөйләү , артистлык осталыгыңны да сынап карарга мөмкинлек бар иде. Халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләренә, йолаларына , хезмәткә ихтирамлы караш тәрбияләү максатыннан, "Әвен сугу" күренеше күрсәтелде.Фотога төшү урыннары, китаплардан төрле инсталляцияләр, кул эшләре күргәзмәләре оештырылды.