"Хәтер һәм кайгы көне"-Хәтер шәме акциясе
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабынды. Әлеге истәлекле көндә «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә без дә кушылдык.Мәктәп укучылары белән берлектә Илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарны, кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тынлык белән искә алып һәйкәлгә чәчәкләр салдык.
Укучыларга «Хәтер шәме» акциясенең быел түгәрәк датага – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышлануы турында кыскача мәгълумәт бирелде.