Хәерле көн табигать! -экологик дәрес
Китап сөюче дусларым өчен онлайн “Хәерле көн табигать!”дигән экологик дәрес уздырылды.
"Агачлар"дигән дидактик карточкалар җыелмасында ,Һәр карточкада бер агач турында мәгълумәт бирелә.
Агачлар -безнең дусларыбыз.Алардан башка Җир шарында тормыш булмас иде.Агачлар һәм башка үсемлекләр кешеләргә,хайваннарга сулар өчен кирәк булган кислород бүлеп чыгаралар,һаваны чистарталар.Эссе җәй көннәрендә,агачлар астына ятып ,күләгәдә ял итәбез,яңгырдан ышыкланабыз.Урманнардан җиләк,гөмбә,чикләвек җыябыз.Агач яфракларыннан,кайрыларыннан әзерләнгән төнәтмәләр,чәйләр эчеп,сәламәтлегебезне ныгытабыз.Агачлар безне яшәтә,ашата,дәвалый.
Шуңа күрә хөрмәтле китап укучы дусларым ,без агачларга карата игътибарлы булырга тиеш.Ботакларын сындырмаска,кәүсәләрен җәрәхәтләмәскә,урманнарны чүпләмәскә,ут белән сак эш итәргә тиешбез.