"Балачак-иң гүзәл чак" -хәрәкәтле уеннар программасы
Балачак иң гүзәл чак. Без-бәхетле,шат балалар, Безнең уйнар,көләр чак. Гел шатлыклы җырлар белән Узсын безнең балачак.
1-июнь-Балаларны халыкара яклау көнендә,Аксар китапханәсе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә,табигать кочагында балачак бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмдә балалар төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп бүләкләр алдылар.
Бәйрәмдә “Җәй.Китап.Дуслык”-җәйге уку марафонын ачып җибәрдек. Укучыларга каникул азагында, иң күп китап укучыларны билгеләргә һәм бүләкләргә вәгъдә иттек.
Балалар бәйрәмнән күңелле рухта таралыштылар.