Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Күңелләрдә мәңге уелган"-Җиңү митингы

   Бөек җиңүнен 76 еллыгына урамда, авыл үзәгендә”Күңелләрдә мәңге уелган ” дигән исем астында тантаналы митинг уздырылды. Һәр ел саен  сугыш батырларын искә алу өчен,  авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл янына  җыелабыз.Тантананы җирле үзидарә җитәкчесе Ю.И.Гыйльманов, тыл  ветераннарын бәйрәм котлавы белән котлап,ачып җибәрде.

   Һәйкәл янында мәдәният хезмәткәрләре,китапханә ,мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышы күрсәтелде. Без Ш.Хөсәновның “20 ел үткәч”  әсәреннән өзек күрсәттек.

       Тыл ветераннарына чәчәкләр,шарлар бүләк ителде.