Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

“Миннән беркайчан да илһам китми”-шигъри мизгелләр

Шагыйрь Р.Харисның туган көненә,80 яшенә багышлап, китапханәдә “Миннән беркайчан да илһам китми” дигән исем астында шигырь сәгате уздырылды.Китап укучыларны Ренат Харисның  киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе буларак танылган шәхес икәнлеге ,аның биографиясе турында китапханәче таныштырды. Ул – кырыктан артык китап авторы, әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Иҗаты җиде томда дөнья күрде. Ренат Харисның шигырьләренә композиторларыбыз 150дән артык әсәрләр иҗат итте. Р.Харис дөньякүләм атаклы шагыйрьләрнең шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә, шул исәптән якташыбыз Гавриил Державинның әсәрләрен дә.

 Шагыйрьнең “Сары яфрак”,”Тукай туган көнне һәр ел кояш”,Аклык вальсы” , ”Хәл-әхвәл” кебек шигырьләрен укыдык. Шулай ук Р. Харисның татар халкына, аның тарихына, аның ачы язмышына багышлап язылган шигырьләре дә бик күп. Аларда – татар өчен горурлык хисләре дә, татарны олы итеп, башка халыклар белән тигез итеп күрәсе килү теләге дә. “Җил”, “Сәйях”, “Татар иле”, “Татар бәйрәме”, “Төрки телләр” шигырьләре шундыйлардан. Бу шигырьләрне укыганнан соң үз халкың өчен горурлык тойгылары кичерәсең дигән рухта,кичәне тәмамладык.