12нче Халыкара Акция "Балаларга сугыш турында укыйбыз"
Сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә, кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан, ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән “Балаларга сугыш турында укыйбыз” XII Халыкара Акциягә, Аксар авылы китапханәсе дә кушылды. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп, 1-6 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык.Чара өчен :“Бөек батырлык тарих түрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. “Батырларның даны мәңгелек” дип исемләнгән патриотик дәрестә, укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр, балалар йөрәгенә үтеп керде. Балалар белән: М.Җәлил әсәрләрен (“Вәхшәт”,”Сандугач һәм чишмә”, ”Кызыл ромашка”һ.б.) , К.Паустовскийның ”Похождение жука-носорога”, , И.Газиның “Малай белән эт” хикәяләрен кычкырып укыдык. Әсәрләр буенча балалар белән бергәләп фикер алыштык.