Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Без Җиңү варислары" волонтёрлык

Укучыларның Бөек Ватан Сугышы турындагы белемнәрен арттыру; үзебезнең авыл җирлеге үзидарәсе буенча яу кырында булганнар һәм тыл ветераннарының күргәннәре белән танышу; аларга хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү максатыннан төрле чаралар уздырылды.Чираттагысы укучы балалар белән, тыл ветераннарының өйләренә бардык. Аларны бәйрәм белән котлап,кулдан эшләгән открыткалар, чәчәкләр,флаглар бүләк иттек.

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган , олы тормыш юлы үткән ,хөрмәтле кешеләребездә  кунакта булып,укучылар өчен бик күп мәгълумәт алынды. Җиңүнең кабатланган hәрбер имин язы ветераннарга шатлык, сөенечләр генә алып килсен иде дигән теләктә ,аларны бәйрәм митингына чакырдык.