Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Тыл ветераннары өчен изге эшләр бәйгесе,открыткалар ясау

  Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, Бөек Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлау, фронтта һәм тылда  өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерү, алар белән горурлану максатыннан  , Бөек Җиңүнең 76 еллыгы якынайган көннәрдә,  тыл ветераннарыбызга  5-6 сыйныйф укучылары белән, открыткалар ясадык. Открыткаларга тынычлык символы-күгәрчен рәсемнәре, йолдызчыклар, җиңү ленталары, канәфер чәчәкләре беркеттек.Шулай ук эчтәлекле шигырь юллары язып ябыштырдык.Кечкенә бүләкләребезне ветераннарның өйләренә барып тапшырачакбыз.