Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби-музыкаль кичә: "Без Тукайлы халык мәңгегә"

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру максатыннан,  “Без Тукайлы халык мәңгегә” дигән әдәби-музыкаль кичә: китапханә,клуб,мәктәп белән бергәлектә оештырылды.

Кичә өчен :”Халкың белән бергә яшә Тукай,Яшә шигырь,яшә,туган тел!”дигән стенд ,”Тукай китаплары буенча сәяхәт”дигән китап күргәзмәсе,Тукай портреты,әкият геройларыннан торган почмак  ясалды.

Бөек шагыйрьнең юбилеена багышланган кичәне,китапханәче  аның  тормыш юлы белән таныштырудан башлады.Аннан китапларына күзәтү ясап,”Без Тукай оныклары” исеме белән викторина оештырылды.

Кичәдә укучылар Г.Тукайның”Туган авыл”,”Эшкә өндәү”,”Җир йокысы”, ”Милли моңнар”һ.б.шигырьләрен яттан сөйләделәр. Укучылар шулай ук  курайда “Бәйрәм бүген”,”Туган авыл” көйләрен  уйнадылар.Малайлар исә “Пар ат” җырын баянга кушылып җырлады.

Башлангыч сыйныф укучыларының кара –каршы “Бала белән күбәләк” җырын башкарулары бәйрәмгә ямь өстәде.

Һәркемнең яраткан шагыйре Г.Тукайга багышланган кичә, аның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.