"Космока юл Зәй аша"-тематик дәрес
Китапханәдә космонавтика көненә багышлап “Космоска юл Зәй аша” дигән тематик дәрес уздырылды.Китапханәче өлкән сыйныф укучыларына ,1961 елның 12 апрелендә беренче космонавт – ватандашыбыз Юрий Гагарин кешелек тарихында иң тәүге булып галәм киңлекләрен иңләве турында сөйләде. Дөнья күләмендәге вакыйга илебездә быел алтмышынчы тапкыр билгеләнүе, легендар очучының , берничә буын совет кешеләренең кумиры булган һәм космонавтика тарихында алтын хәрефләр белән язылган гади Җир улы “Байконур” космодромыннан “Восток-1” космик кораблендә галәмгә юл тотуы һәм дөньяда иң беренче булып планетабыз орбитасын урап чыгуын тагын бер кат искә төшердек.
Балалар белән викторина сорауларына җавап таптык. Ю.Гагаринның җир шары әйләнәсе очышы 108 минут дәвам итүен,нәкъ шул көнне бар дөнья аның легендар: “Поехали!” сүзен ишетеп – ул пилотлаштырылган космонавтикага нигез салынуы турында мәгълумәт бирдек.
Укучылар үзләре ракеталар ясап,”кузгалдык” сүзе белән аларны очырттылар.
Тәкмәккә Чернушка эте белән төшкән космик аппарат турында балалар бик кызыксынып тыңлады һәм кыскаметражлы кино карадылар.
Укучыларга Юрий Гагаринның каһарманлыгы һәр буын Җир кешеләре өчен, аларның кайда гына яшәвенә, нинди генә телдә сөйләшүенә карамастан – кешелек тарихындагы иң зур батырлык булуы турында сөйләп,дәресне тәмамладык.Ахырдан барыбыз бергә, геройның сурәте янында фотога төштек.