Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Китап иле-серле дөнья"-әдәби сәгать

2 апрель –Халыкара балалар китабы көне уңаеннан күчмә китапханәдә “Китап иле -серле дөнья” дигән әдәби сәгать үткәрелде.Балалар кыскача әлеге көн тарихы белән таныштырылды. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып торуын, китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә булуын балаларга аңлаттык. 

 Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туганга, 1967 елдан бу бәйрәм нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә барлыкка килүен дә атадык.

Кечкенә китап укучыларга “Кем нәрсә ярата?” әкиятен кычкырып укып, аннан сорауларга җавап таптык.Шулай ук “Татар халык әкиятләре” җыентыгыннан “Өч кыз”  әкиятен,”Төлке белән торна” һ.б әкиятләрен укыдык.

Нәни дусларга берничә кызыклы китапларны язып калдырдык.