Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Сайрар кошларны каршылап"-танып-белү сәгате

Укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү  максатыннан китапханәдә "Сайрар кошларны каршылап" дигән танып-белү сәгате уздырылды.

Дәрес өчен: «Кошлар-безнең якын дуслар» дигән китап күргәзмәсе, балаларның кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән, сыерчык ояларыннан күргәзмә оештырылды.Дәрес кошлар тавышын тыңлап,аларны танып әйтү белән башланды.

Кошлар турында мәгълумәтне китапханәче сөйләде, кошларның - җир  йөзендә  иң  күп  таралган  тереклек  иясе икәнлеген,аларның төрләрен ”Кошлар “китабы аша белдек.

Кошлар турында табышмак җавапларын ,балалар бик тиз атадылар.Шулай ук кошлар турындагы сорауларның җавапларына да, укучылар бик теләп катнаштылар.Мәсәлән:Иң матур койрыклы кош?, Дөньядагы иң бәләкәй кош?,Кайсы кош җылы яктан иң беренче кайта?Нинди кош ялтыравыклы әйберләргә кызыга? һ.б.

Дәресне кош исемнәре кергән җырларны барлау һәм җырлау  белән төгәлләдек.