Викторина "Әкиятләр илендә"
Балаларның язгы каникуллары вакытында китапханәдә “Әкиятләр илендә” исемле викторина үткәрдек.Дәрес өчен рәсемнәрдән, әкият китапларыннан күргәзмә төзелде.Дәресне:“ Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр яратам. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкиятләр буенча спектакльләр, кинофильмнар төшерәләр. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә”-дигән кереш сүз белән башлап җибәрдек.Серле әкиятләр дөньясына сәяхәт ясап, балаларның яраткан әкиятләрен искә төшердек. Алар алдан әзерләнгән викторина сорауларына бик төгәл һәм оста җавап бирделәр. Сораулар төрле иде: әкият геройларын танырга,укылган өзекнең нинди әкияттән икәнен әйтергә, ”Сертотмас үрдәк” әкиятенең геройларын санарга,җәнлекләр җыелып яши торган йортны атарга ,озын борынлы малайны түмәрдән кем ясаган? һ.б.
Борынгы халык авыз иҗаты жанры-әкиятләрне һәр бала яратып укый,кайбер әкиятләрне балалар кычкырып укыдылар. Дәрес арасында балалар белән “Без,без,без идек” дигән уен уйнадык.