Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Ак кәгазьдә күңел нурлары"-җирле шагыйрәләр белән очрашу-кичә.

21нче март-Бөтендөнья шигърият көненә багышлап,китапханәдә : “Ак кәгазьдә күңел нурлары”дип исемләнгән очрашу-кичә уздырылды.Кичәне китапханәче,М.Галиевның :”Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул - кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелендә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү - үзе бер могҗиза түгелмени!? ”дигән сүзләре белән башлап җибәрде.Әлеге көн тарихына кыскача аңлатма бирде.                    Бәйрәмебезгә үзебезнең авыл җирлеге шагыйрьләре, һәм шигърият сөюче китап укучылар чакырылды.Менә алар: Фәйрүзә апа Әхмәтова,Гөлнур апа Әхмәтҗанова,Әнисә апа Шәфиева,Флера Гиниятова, Гөлсем Мирзиянова, Ләйсән Калмыковалар.Аларның күпләренең  шигырь җыентыклары китап булып басылып чыкты.Кичә кунакларын әлеге китаплар  белән таныштырдык. Шигырьләрен район һәм республика газеталарына җибәреп торабыз. Күңел түреннән чыккан шигъри юлларын,яңа иҗат җимешләрен  безгә бүләк итте каләм тибрәтүчеләребез.