Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Сәламәтлек фестивале:"Сәламәтлек-яшәү рәвешебез"

Җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә? Әлбәттә , сәламәтлек.Сәламәт кеше-бәхетле кеше! Еш кына сез,  күзләребез күргәнгә, колакларыбыз ишеткәнгә, аякларыбыз йөргәнгә,  тын юлларыбыз суларга иркен һәм җиңел булган язмышыбызга рәхмәт әйтәсезме!?дигән сорау-җавап белән башланып китте Аксар китапханәсендә узган “Сәламәтлек-  яшәү рәвешебез” фестивале. Сәламәтлек бәйрәмендә”Сердәш” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр, кунаклар, тамашачылар сәламәтлекнең кеше тормышында зур байлык булуы, сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре турында, төрле кызыклы номинацияләр аркылы таныштылар.

Бәйрәмне авыл җирле үзидарә башлыгы Юрий Исмагилович ачып җибәрде.Ул кунакларны,авылыбызның сәламәт яшәү өлкәсендә ,спорттагы казанган  уңышлары белән таныштырды.

Конкурс-фестивальне “Без сәламәт яшәү өчен” дигән презентацияне күрсәтүдән башладык.”Сәламәт булыйм дисәң” дигән китап күргәзмәсе аша , китап укучыларны- “Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?дигән сорауларга,  китаплардан җавап табу мөмкинлеген  атадык. Сәламәтлек бәйрәмендә китап укучылар ,бүгенге көн матур әдәбиятыннан , эчкечелек һәм башка шундый яман гадәтләр тәнкыйтькә алынып,сәламәт яшәү образы алгы планга чыгарылган геройларларның , дөрес юлга басуы турындагы китаплар белән дә таныштылар.(Мәс.: М.Маликова” Чәчкә балы”.З.Мәхмүди “Әче балан”, Ф.Садриев “Бәхетсезләр бәхете” һ.б.)

 “ Табигать даруханәсе:дару үләннәре ” дигән бүлектә: киптерелгән дару үләннәре, җиләк-җимешләр,төрле файдалы төнәтмәләр, үлән чәйләре- катнашучыларның барысын да кызыксындырды.Кунакларга үләннәрне җыю,киптерү кагыйдәләре турында  сөйләдек. Иң мөһиме – үләннәрне дөрес һәм белеп кулланырга кирәклеге белән һәркем килеште.

Сәламәт яшәү рәвешен, китапханәдә әлеге тема буенча үткәрелгән чараларны яктырткан, сәламәтлек өчен кирәк булган мәгълүмәтләрдән торган  буклетлар (“Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе”,”Югары кан басымы-гипертония” , ”Күзем яхшы күрсен дисәң?”,”Бит тиресен ничек тәрбияләргә?”)  белән дә  бәйрәмебез кунаклары бик теләп таныштылар.

“Тәмле һәм файдалы” номинациясендә, сәламәтлек өчен файдалы яшелчәләр салаты ”Витаминлы салат” турында Җәннәт Раифовна сөйләде. Ул катнашучыларга, салатларның - организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган тәмле һәм файдалы  ризык булуын  шигырь юллары аша җиткерде.Шулай ук тәмле салат ясауның, берничә сере белән дә уртаклашты.

“Синең сәламәтлегең-синең кулыңда” исемле ,барлык төр спортны үз эченә алган ,плакатның эчтәлеге белән китапханәче таныштырды.

«Сәламәт тәндә сәламәт рух»исеме белән сәхнәләштерелгән күренешне мәдәният йортында дәвам иттек. Мәдәният хезмәткәрләре һәм Альберт абый Шәйдуллин катнашындагы күренеш, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк икәнлегенә төшендерде.

Гүзәлия Миннуллина  күрсәткән фитобол(зур туп)тренингы кунакларга бик охшады.

Сәламәтлек фестивале , балалар көче белән әзерләнгән ,“ Безнең сәламәтлек – безнең кулларда” – флешмобы  белән тәмамланды. Балаларның  спорт хәрәкәтле биюләре, аерым номерлары, аларның осталыкларын  күрсәтте.

Кичәне һәркемгә сәламәтлек теләп, һәр килгән көнгә сөенеп яшик- дигән теләктә тәмамладык.

Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре җитәкчесе С.М. Батршина, Үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Р. В. Ахметова катнашучыларга, оештыручыларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.