Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Яулыгым-йөз аклыгым" -тематик кичә

8 нче март хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан китапханәдә “Яулыгым-йөз аклыгым” дигән тематик кичә уздырылды. Кичәне тарих битләренә күз салып, бүгенгебезне барлап: хатын кыз –күрке яулыклар турында сөйләшүдән башладык.Элек  апаларның башларына өрпәк ( өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөрүләрен сөйләп, китаплардан рәсемнәр күрсәтелде.Шулай ук чалма кебек бәйләү – бик уңайлы, чәчне дә каплый, купшылап бизәргә дә мөмкин икәнлеге,чөеп бәйләү – йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламавы турында фикерләштек.

 Яулык -шәлләр халкыбыз җырларында, әдәби әсәрләрдә дә еш телгә алына. Шуларның кайберләрен искә төшереп ,кичәдә катнашучыларга  әсәрләрдән өзекләр укылды һәм җырлар тыңланды..

Яулыклар язмышы да милләтләр язмышы кебек төрле – төрле булган кебек,бүгенге яулык төрләренә дә тукталдык. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы – сафлык билгесе.

Кичәбезне Бурганова Ландыш яулык бәйләү төрләре буенча мастер-класс үткәрү белән дәвам итте.