Әдәби-музыкаль кичә:”Якты моңнар иясе”
Әдәби-музыкаль кичә:”Якты моңнар иясе”
Лирик шагыйрә Шәмсия Җиһангированың тууына 70 яшькә карата китапханәдә:”Якты моңнар иясе”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Кичәне шагыйрәнең Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан кебек асыл затларыбызның дәвамчысы булуын ассызыклап ,тормыш юлын сөйләүдән башладык.Китап укучыларны аның “Җирсу”,”Яшел гармун”,”Илаһият”, ”Төсле моң” китаплары белән таныштырдык.Шулай ук “Сөембикә” журналының февраль санында басылып чыккан”Мин таянып калдым шигырьгә!”дигән мәкалә укучыларга бик ошады.Шагыйрәнең үз тормыш кагыйдәләре белән бүлешеп,”Эшкә алынгансың икән –эшлә.Эшли алмасаң да эшлә!”дигән шигарәсе китап укучыларга девиз кебек яңгырады.
Әдәби кичәдә катнашучылар Җиһангированың шигырьләрен үзләре дә сөйләде. Мәсәлән:”Кыйбла”,”Каеналарга””Җырлашып яшик” һ.б.
Авторның бик күп шигырьләре көйгә салынган.Аның “Бураннар”,”Күрәсем килгән иде” җырын Гөлсем Мирзиянова башкаруында яратып тыңладык.