Әдәби-музыкаль кичә: "Җырдай моңлы -татар теле”
Ана телебезнең матурлыгына мәхәббәт тәрбияләү ,ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан , китапханәдә "Җырдай моңлы-татар теле" дигән әдәби кичә уздырылды.
Кичә өчен:”Туган телем-иркә гөлем” дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.Китапханәче укучыларны әлеге көн тарихы,2021 ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуы турында тулы мәгълумат бирде.Шулай ук халык авыз иҗаты белән таныштырып,К.Хөснуллинның “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр”,Н.Исәнбәтнең “Татар халык мәкальләре” китаплары буенча фикер алыштык.”Мәкальне дәвам ит!” уенында барысы да теләп катнашты.
Китап укучылар тарафыннан:Х.Әюпнең “Тел ачкычы”,М.Гафуриның “Ана теле”Х.Туфанның “Туган тел турында җырлар”дигән шигырьләре яңгырады.
Заһида апа Әхмәтҗанованың “Шәмшәриф” бәете,катнашучыларның “Туган тел” җырын башкарулары бәйрәмгә ямь өстәде .