Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Мәхәббәт һәм нәфрәт шигърияты"-батырлык дәресе

Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 елга карата уздырылган кичә өчен  ”Җырладым мин туган ил өчен” дигән китап күргәзмәсе төзеп куелды .

Дәресне патриот шагыйрь М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырудан башладык. Авторның иҗатына тукталып,аның поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узуын атадык.Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында торуы һәркемгә мәгълүм.

 М. Җәлилнең  – “Моабит дәфтәрләре” белән таныштырып ,милли шигъриятне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс иҗат калдыруы,Ленин премиясе алган әлеге җыентыктагы шигырьләренең,  илгә нинди юллар белән кайтып җитүе,укучыларда  зур кызыксыну уятты.

Шулай ук Ана образы, Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. Аның «Яшь ана», «Ана бәйрәме»кебек әсәрләрендә, сугышта улларын югалткан аналарга карата иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла. Китап укучылар бу шигырьләрне яттан сөйләделәр.

 Батырлык дәресен шагыйрьнең йөрәк каны белән язылган әсәрләре батырлыкка һәм матурлыкка, яшәүгә һәм мәхәббәткә, иреккә һәм яктылыкка мәдхия булып яңгырыйлар дигән теләктә тәмамладык.