“Мәхәббәт шагыйрәсе” -шигъри кичә.
Шагыйрә, журналист, «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире, С.Сөләймәнова ,Һ.Такташ премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы ,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Ихсанованың тууына 55 елга карата,китапханәдә “Мәхәббәт шагыйрәсе” дигән исемдә шигъри кичә уздырылды.Авторның тормыш юлы белән танышып,аның иҗатына тукталдык. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр. «Ышанасы килә» дигән беренче шигырьләр җыентыгыннан :”Кешеләргә ышанасы килә”,”Авылыма”,”Кайтып киләм” һ.б. шигырьләрен яратып тыңладык.