Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Батырларның даны мәңгелек"-көчле рухлылар акциясе

Аксар авыл китапханәсе, Свердловск өлкәсе Талица шәһәре Үзәк китапханәсе оештырган "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» IVнче Бөтенроссия акциясенә 4 нче  тапкыр  кушылды. Китапханәдә ““Бөек батырлык тарих түрендә” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Акция кысаларында китап укучылар өчен “Батырларның даны мәңгелек” исемле батырлык дәресе үткәрелде. Аларга авыр сугыш елларында халкыбызның батырлыгы, яшүсмер егет-кызларның җиңүгә ышанычы һәм Җиңү көнен якынайтуга керткән өлеше турында сөйләнде.  Г.Кутуйның "Партизанка" шигыре, В. Быковның "Таң атканчы яшисе бар",А.Фадеевның “Яшь гвардия”,Ф.Кәримнең “Разведчик язмалары” әсәрләреннән өзекләр укылды.