Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби-музыкаль кичә:"Шигырьләрем-сердәшләрем"

Китапханәдә Туган як елына,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап :”Шигырьләрем-сердәшләрем” дип аталган әдәби-музыкаль  шигъри кичә уздырылды.Кичәгә авылыбызның шигъри җанлы кешеләре һәм “Сердәш” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр чакырылган иде.Кичә өчен “Ак кәгазьдә күңел нурлары” дип исемләнгән күргәзмә ясалды.                                      

Кичәнең төп кунагы- авылыбызда яшәп,шигырьләр иҗат итүче, җырчы-каләм тибрәтүче Флүрә Мөнәвир кызы Гиниятова булды.Китапханәче китап укучыларны  2021 елның нәрсәгә багышлануы белән таныштырудан башласа,аннан Флүрәнең тормыш юлын сөйләп дәвам итте.Җирле  каләм тибрәтүченең шигырьләре әти-әни,туганнар,балалар һәм тормыш матурлыгына багышлап язылган.(“Сабырлык”,”Җырларымда –моңнарым”,”Балаларыма”,”Абыема”,”Килен белән кайнана”һ.б.)                         

”Шигырь ул-тере җан иясе кебек,ул язылмый ә туа”-ди Флүрә китап укучыларга. Шигърияткә гашыйк укучылар, Флүрәнең  бик күп шигырьләрен тыңлагач ,аның каләменең көннән-көн шомарып , яңача фикер йөртә алуын белделәр.Кичәне кунагыбыз үзенең моңлы җырлары белән дәвам итте.Ә катнашучылар исә Флүрәгә бик күп сораулар бирделәр.Мәсәлән:-Сезгә шигырь язу сәләте кемнән килә  -Беренче шигырьләреңне кайчан яздың?-Шигырь язар өчен күпме вакыт кирәк?Илһамың кайчан туа?-Балаларыгызга сезнең сәләт күчкәнме?-Мәхәббәт турында шигырьләрең бармы? һ.б.-Флүрә бәхетне нәрсәдә күрә? дигән соруга, ул үзенең ”Бәхет нидә?” дигән шигыре белән җавап бирде. Кичә бик күңелле һәм җанлы үтте.Катнашучылар тагын шундый кичәләр көтеп калабыз дигән теләктә калдылар.

Кичәне: Шигырь сезгә гүзәллекнең,серләрен ачар. Шигырь яраткан кешеләр,булалмый начар!-дигән юллар беләм тәмамладык.