Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Информация сәгате:“Киштәдә яңа китап”

16+
Гөлсинә Галимуллинаның “Кояшлы дала кызы” дигән китабында Сания образы аша татар гаиләсенең нинди генә авыр сынаулар аша узса да, белемгә,диненә һәм туган җиренә булган олы мәхәббәтенә тугры йөрәге тасвирлана.
Элекке Әлмәт районы башлыгы, хәзер элемтә министры булып эшләүче Айрат Хәйруллинның әбисе – Сания апа Сәлимова хакында. Шулай дисәм, героемны тизрәк белерсез кебек,-ди автор. Чынлыкта, Сания апа – үзе бер тарих. Бу китаптагы хәлләр репрессия елларына барып тоташа. Шушы апаның әби-бабалары репрессияләнеп, читкә җибәрелгән. Сания апа шул вакытта Урта Азиядә туган. Туганнары аклангач, бөтенесе дә Урта Азиядән кайтып китәләр. Кабаттан үз туган җирләрендә – Татарстанның Баулы төбәгендә төпләнәләр. Китапта шул урыннар бигрәк тә елата. Сания апа читтә берүзе кала, чөнки ул Кыргызстан дәүләт педагогия университетына укырга кергән була, уку йортын «бишле»гә тәмамлый. Шунда кияүгә чыга. Үзенең ике баласына югары белем бирә. Бу – белемле нәсел. Югыйсә җирле хакимият куып җибәргән бит инде аларны, әмма барыбер туган якларына кайталар. Байлык, җиләк-җимешле як булса да, Урта Азия җирләрендә ятып каласылары килми. Безнең соңгы урыныбыз – туган авыл, диләр.

Сәүбанова Сәмига “Кырау суккан алмагач”.
Китапта авторның төрле елларда язылган повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде. Сәмига Сәүбанованың мавыктыргыч әсәрләре укучыны кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар белән очраштыра, халкыбызның үткәндәге һәм хәзерге тормышы хакында, киләчәге турында уйландыра, иман, намус, мәхәббәт, кешелеклелек кебек мәңгелек әхлакый төшенчәләргә тугры булырга чакыра.