Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Балалар тормышында театр-тематик дәрес

“Балалар тормышында театр”.

Балаларда театр сәнгате аша эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан , китапханәдә” Тамчы” балалар клубына йөрүче укучылар өчен , мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар белән таныштыру оештырылды.Чын театр мәктәптән башлана. Мәктәп чоры-бала күңелендә гүзәл хатирәләр калдыра. Биисе,җырлыйсы,сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйныйсы килә.Татар теле һәм әдәбияте укытучысы белән берлектә сәхнә әсәрләре сайлап, кычкырып уку оештырдык,аннан соң укылган әсәр буенча фикер алыштык. Г.Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?” әсәрен сәхнәгә кую өчен бик уңышлы дип таптык.Чөнки  әсәр мәктәптә укучы балалар тормышы белән тыгыз бәйләнгән , автор укучының холкын оста ача. Әсәрдә малай-кызларның сөйләшүләре хислерәк, җөмләләре дә кыскарак  булуында китап укучылар  үзләрен таныдылар.Мифик зат буларак, йорт иясе Бүкәй образы,укучыларга аеруча ошады.Чөнки ул тиз генә теләсә нинди мәсьәләне чишә ала.