Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Бөек җиңүнең 75 еллыгына сугышчан китаплар иҗади бәйгесе "Утлы еллар кайтавазы йөрәкләрдә,китапларда"

   Бөек Җиңүнең 75 еллыгы каршылап Аксар китапханәсе “Утлы еллар кайтавазы йөрәкләрдә,китапларда”дип исемләнгән фестиваль-конкурсны ачып җибәрде.Кичә Туган илебезне яклап ,безгә матур,тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннарын искә алу,тыл ветераннарыбызны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелде.Тарихи хәтерне саклау,ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмау –китапларда бирелә.”Хәтер..Китапларда һәм йөрәкләрдә мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әнә шул турыда сөйли.

     Кичәне бәйрәмебез кунакларын котлап , җирле үзидарә башлыгы Ю.И.Гыйльманов ачып җибәрде.Ул чыгышын авылыбызда 17 тыл ветераны барлыгын,алар өчен һәйкәл ачылуын ,сугыш афәтләре илебезгә кабат килмәсен дигән теләк белән башлады.

       Кичә өчен “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл”-фотоларда сугыш хатирәсе дигән стенд ясалды. Шулай ук “Бөек Җиңү даны сүрелмәс”дигән фотоальбомда  сугыш һәм тыл  ветераннары,сугыш чоры балалары фотолары, Җиңү митинглары фотолары урын алган.Җиңүнең һәр елын зур чаралар белән каршылаган кичәләрдән дә фотолар кергән альбомга.

      Экранда күрсәтеләгән презентация дә сугыш батырларының матур истәлегенә багышлана.

  “Сугыш турында  75 китап”  акциясе ,флагларда алдан ук әзерләнде.Һәр китап укучы,үзенең сугыш турында укыган  китабын ,флаг артына язды.

   Кичәгә китап инсталляциясе, “Мәңгелек ут яна Һәйкәлләрдә” исеме белән ясалды.

  Конкурс өчен сочинение,эссе,шигырьләр язу бәйгесендә бик күп китап укучылар  катнашты .

    Тыл ветераннарына бүләк итү өчен открыткалар,чәчәк бәйләмнәрен өлкән сыйныф укучылары белән әзерләдек һәм мастер-класс күрсәтелде.

       Кичәне фронтовик язучы М.Әмирнең “Миңлекамал” пьесасыннан өзек күрсәтү белән дәвам иттек.

Сугышның беренче көннәреннән үк фронтта катнашкан язучыларыбызның   ялкынлы әсәрләре белән таныштыруны дәвам итеп,укытучыларыбыз Н.Дәүлинең “Үлем белән яшәү арасында”,Ә.Еникинең “Бала”әсәрләреннән өзекләр укып,укучы тарафына җиткерделәр.

Утлы еллар поэзиясен һәрбер яттан сөйләүче ,зур осталык белән башкарды.

          Сугышчан китаплар иҗади бәйгесен “Җиңү килде җирне нурга күмеп” җыры астында флешмоб белән тәмамладык.