Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Татарстан-минем Ватаным"-туган якны өйрәнү сәгате.

Туган якны өйрәнү сәгатендә укучыларга ,ТАССРның барлыкка килү тарихы , аның 1920 елның июнендә  рәсми рәвештә игълан ителүе турында сөйләнде. Республиканың бу тарихи үсеш елларында безнең район, авыл хезмәтчәннәренең  дә үзләреннән зур өлеш кертүләре турында, хезмәт белән абруй казанган кешеләрнең  ТАССРның Югары Советына депутатлар булып сайланулары турында да сөйләнде укучыларга. Безнең Аксар авылыннан да комбайнчылар ярышында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, Зәй районыннан беренче буларак, Шаһиморза Шәвәли улы Шәвәлиевның  1938 елда ТАССРның Югары Советына депутат итеп сайлануы  укучыларда  зур кызыксыну уятты.

    Дәресне дәвам итеп,укучыларны китапханәдәге: “Туган авылым-изге җирем”стендагы “Якты эзле гомер”бүлеге белән таныштырдым. Аларга авылдашыбыз  Х. М.  Николаевнага , 1966 елда авыл хуҗалыгы хезмәтендә югары уңышларга ирешкәне өчен, техниканы югары дәрәҗәдә кулланылышка керткәне өчен  Социалистик Хезмәт Герое исеме  бирелүе, Ленин Ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнү турында да мәгълүмәт бирелде.

  Шулай ук авылдашыбыз Ф.Н.Миңнебаевның да, чөгендер игүдә яңа технология алымнары керткән өчен,СССРның Дәүләт премиясе лауреаты исеме алуын искә төшердек.