Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Яңа Еллар имин килсен!"-балалар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм кичәсе.

Традиция  буенча һәр елны ,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен Яңа ел бәйрәмнәре уздырабыз.Бәйрәм өчен:“Яңа елга яңа китап белән”дигән китап күргәзмәләренә күзәтү ясалды.

 Кечкенәләр өчен әкият иленә сәяхәт кылсак,зурлар өчен  бәйрәмне һәр катнашучы башкаруында чыгыш белән алып барабыз.Өлкәннәребезнең күбесе яттан зур күләмле шигырьләр сөйләве белән сокландыралар.Ветеран укытучы Гөлнур апа Бөек җиңүгә багышлап Д.Галиев шигырен сөйләсә, Ахметшина Галия апа исә Ф.Кәримнең “Партизан хатыны”поэмасын сөйләде.

Бәйрәм җыр-биюләр,уеннар белән бергә үрелеп барылды.   Җирле язучыларыбыз Фәйрүзә апа Әхмәтова(Яңа Елга) һәм Фәнис Исрафилов (Ларисә) үзләренең шигырь-җырларын тамашачыга бүләк иттеләр.