Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Ватан геройлары исеме онытылмас"-патриотик сәгать

Укучыларны әлеге көннең Президент Указы белән Ватан Геройлары көне дип 2007 елдан бирле билгеләп үтелүе турында таныштырып,быел гына ачылган тыл хезмәтчәнәре һәйкәле янына җыйдык.                                                         

“Юнармия”составында торучы мәктәп укучылары белән 9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үттек. Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары исемнәренә лаек булучылар арасында якташларыбыз да бар. Әйтик, мәдәният йорты Социалистик Хезмәт Герое Хөснетдинова Мария Николаевна исемен йөртә. Укучыларга геройның 1966 елда авыл хуҗалыгында югары уңышларга ирешкәне өчен Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале белән бүләкләнүе турында тагын беркат сөйләдек.