"Җылылык көтә җирдә һәр кеше"-инвалидлар ункөнлеге
Инвалидлар декадасы уңаеннан ,китапханәгә ,мәдәният йортына уздырылган чараларга килә алмаган өлкән инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеп кайттык.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Өлкәннәребезне шундый геройларыбызның берсе – коляскада хәрәкәт итүче көчле һәм олы йөрәкле ханым Миләүшә Зарипова турында таныштырдык. Шулай ук Ф.Яруллин,Г.Сәгыйров язмышларына тукталып,аларның шигырьләрен укыдык. Китапханәдә уздырылачак укучылар конференциясенең , Р.Нәбиевның “Бөртекләп җыелган гомер”дигән китабына кыскача күзәтү ясалды.
Өлкәннәребез безнең килүне бик җылы кабул иттеләр.Ә без исә үз чиратыбызда аларга күчтәнәчләр һәм “Сөембикә”,”Казан утлары” журналларын бүләк иттек.
Шулай ук инвалидлар ункөнлегендә без аксарлылар, “Шатлык” социаль тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучыларга матур концерт куйдык.