Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби дәрес "Балалар сәхнәсе"

 Россиядә Театр елы уңаеннан  китапханәдә театр белән танышуны дәвам итеп, халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибарны арттыру максатыннан “Тамчы” балалар клубына йөрүчеләр белән : “Балалар сәхнәсе” дигән әдәби дәрес уздырдык. Дәресне балаларны халкыбызның театр эшчәнлеге белән таныштырып “Милли йөзек кашы-театр” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясаудан башладык.

Театр аша балалар күңеленә дуслык, ярдәмләшү, үз максатына ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары салына . “Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә”, -дип язган бөек шагыйребез Г. Тукай.

   Татар теле укытучысы катнашында узган дәрестә ,балаларны мәктәп сәхнәсе өчен язылган  пьесалар белән таныштырдык.Чын театр мәктәптән башлана , укучы күңелендә гүзәл хатирәләр калдыра торган вакыт.Кечкенә генә спектакльдә катнашса да, ул үзен иркен тота башлый, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы гына түгел, үз-үзенә ышанычы да арта дигән чыгыш белән дәвам иттек дәресне.

           Укучылар белән И.Зәйниевның “Кәҗә ,Сарык һәм башкалар”, Р.Сәгъдинең “Ана күңеле балада”һәм Р.Зәйдулланың”Аюкай куян” дигән әкият-пьесаларын, рольләргә бүлеп укыдык.                                                                  Һәрбер әсәрнең асылында   тәрбия, әхлак,дуслыкның кадерен белү кебек сыйфатлар чагылдыра,балаларны ярдәмчел,батыр булырга өндиләр.Ә тискәре сыйфатларның исә, аянычлы хәлләргә китерүе  төрле мисалларда аңлатыла.