"Күңелемдә шигырь туды"-шигъри сәгать
“Ак кәгазьдә күңел нурлары”дигән исем астында китапханәнең,туган як тәрбиясенә багышлап,җирле язучы-шагырьләрнең иҗатларын өйрәнеп, ”Шигъри мизгелләр” түгәрәге эшчәнлегенең 2018-2020 елларга төзелгән эш программасына таянып “Күңелемдә шигырь туды”дигән шигъри сәгать уздырылды. 2 китап авторы Фәйрүзә апа Әхмәтова үзенең яңа иҗат җимешләре белән (“Яңа Елга”,”Газиз дә соң туган як”, “ Һәрнәрсәнең үз чоры”, “Әйләнәм далаларны”) китап укучыларны таныштырды.Ул безгә һәрбер шигыренең тарихын сөйләп, аларны кычкырып укыды.
Җирле язучы Фәйрүзә апаның шигырьләре һәрвакыт район газетасы”Зәй офыкларына” җибәреп барыла.