Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Тематик кичә "Кояш кебек син дә бер генә..."

Халыкара Аналар көненә “Кояш кебек син дә бер генә...” дигән  исем астында әниләрне театраль чыгыш күрсәтеп котладык. Бәйрәмне үзебез шигъри  жанрда башлап җибәрсәк, ”Тамчы” балалар клубына йөрүчеләр Ф.Яруллинның “Ак яфрак”әкият-пьесасын сәхнәләштереп уйнадылар. Тәрбияви  әсәрне китапханәдә бергәләп укып,фикер алыштык. Нәтиҗәдә , Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни ,чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни булуын,ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни икәнлеген җиткездек  укучыларыбызга. Шулай ук яраткан шагыйребез Р.Миннуллин шигырендәге кебек :” Әнкәйне сайлап алмыйлар, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, — Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла!” дигән теләктә дәресне төгәлләдек.

Сәхнә бизәлеше әсәрнең эчтәлеге белән туры китерелде .Үзенең моң-зарлары белән сәхнәгә Убырлы(Резедә Мозафарова) чыгып,тамашачыны  әкият геройлары тормышына алып керде.Аның ялкау кызлары Җилбикә(Гөлинә Миннуллина) һәм Йокыбану (Гөлия Абзалова) рольләрен оста башкарулары белән аерылып тордылар.Кечкенә артистларның һәр хәрәкәте,киемнәре,бөтен барлыгы белән рольгә кереп уйнаулары,тамашачыда соклану  уятты.                                          

Йорт иясенең (Ләйсән Мингалина) ап-ак киемнән булуы, аның киң күңелле, ярдәмчел, йортның тынычлыгын  саклаучы икәненә бер ишарә  иде. Аның һәрбер сүзе тамашачының күңеленә үтеп керерлек, тәрбияви әһәмияткә ия.   Ә инде сәхнәгә Эт (Нурислам Гатин) һәм Мәче (Рияз Шәйхиев) чыккач, кечкенә тамашачылар басып кул чаптылар. Бу егетләрнең икешәр роль башкарулары (соңрак Батырша һәм Айтуган) һәркемне сокландырды.

 

      Әниләр бәйрәме күтәренке рухта чәй өстәле артында дәвам итте.