Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Без көчле-бердәм халык"-тематик дәрес

4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне.  Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы истәлекле датага багышлап Аксар авылы китапханәсендә “Без көчле-бердәм халык” дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды. Шул исемдә китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә  Ф.С.Баязитованың “Керәшеннәр “, “Татарская народная одежда’’ ,”Увлекательный Татарстан”,”Удивительная Россия” һ.б.китаплар “Тугәрәк уен” журналлары файдаланылды.                                                                                                                                                  Китап укучыларга Бердәмлек көненең килеп чыгышы турында мәгълумат бирелде. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Түбән Новгород шәһәр старостасы К.Минин һәм хәрби гаскәр белән идарә итүче Д.Пожарский җитәкчелегендә халыклар берләшеп, Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат итәләр. Менә алар чын батырлар. Алар халыкны туган илне саклап калу өчен берләштерә алдылар. Тыныч вакытлар җиткәч яңа хан Минин белән Пожарскийны  бүләкли, әмма иң зур бүләк – ул халыкның хәтере, шуңа да Кызыл мәйданда алар хөрмәтенә бронзадан һәйкәл куелган.
Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. 2004 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы 4 ноябьрне Халыкларның бердәмлеге көне итеп кабул итә. 2005 елдан Россиядә официаль рәвештә үткәрелә. Әйе, -“Уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык”-дип тәмамланды дәрес.  Дуслык турындагы мәкальне дәвам итү уенында ,укучылар бик теләп катнаштылар.                                                                                                                                                                                                                          Бәйрәмне мәдәният йортында , халкыбызның җырлы-биюле уеннары белән дәвам иттек.