Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби тематик кичә "Сандык төбендәге хатирә"

“Сандык  төбендәге хатирә исеме астында узган кичә, “Сердәш” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән,мәдәният йортында  узды. Шулай ук урта буын хатын –кызлар янына өлкәннәр дә чакырылды. Кичәгә килгән апалар үзләре белән өйдәге сандыкларында бик кадерләп саклаган ядкарьләрен алып килделәр.  Сандык, сандык! Күпме хатирәләр, истәлекләр сиңа бәйле... Дәү әни, ерак әбиләрем сандык белән кияүгә чыккан, әле нинди сандыклар иде алар!  Серле сандыкта бик зур хәзинәләр саклана. Кулдан сугылган сөлге- тастымаллар, ашъяулыклар, чаршау- чыбылдыклар. Аларга карап кем генә сокланмады икән. Киндер сугу, сөлге- тастымаллар, чигүләр турында  өлкәннәребез һәр эш төрен исләренә төшереп сөйлиләр. Ветеран укытучыларыбыз Гөлнур апа, Рәмзия апалар суккан түрләмәләр, өстәл ашъяулыклары турында бик рәхәтләнеп сөйләсә,Фәйрүзә апа белән Вәсилә апа әниләренең күлмәк, яулыклары,тәрәзә пәрдәләре хатирәләрен сагыну аша искә алдылар.                                                                              “Сердәш”леләрдән Тәслия үзенең туй күлмәкләрен сагынып сөйләсә, Гүзәлия Х. әнисе сандыкта саклаган балачак күлмәкләрен алып килгән иде. Флүсә исә кайнанасы бүләк иткән яулык хатирәсе белән уртаклашты. Ветеран укытучы Сөенеч Нигъмәтҗановна  әнисенең күңел дәфтәре белән таныштырды безне.Гомерен мәгарифкә багышлаган әнисенең,   үзе язган шигырьләрен укыды ул.                                                                                                                                    Кичәдә  кунакларына матур әдәбияттән өзекләр укып дәвам иттек кичәне. Кадрия Хәсәнованың “Сандык биге”исемле хикәясеннән өзекне бик яратып тыңладылар. “Әй, сандык, сандык! Сине йозак белән бикләп куйган кебек, йөрәктәге хисләрне дә башка чыкмаслык итеп, күңелгә, тирәнгә беркетеп бикләп куясы иде дә… Юк шул бер сандык хатирә бит анда”- дип тәмамлана әсәр.                                                                                                                                  Шулай ук Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыть” әсәренең   әһәмияте чиксез зур. Аның васыяте-халыкка васыять.Ул буыннар бәйләнешен, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә. Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта: чуклы камчы, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы һ.б. Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Ләкин бу сандык төбендә сакланган хатирә әйберләре берәүгә дә кирәкми. Аны театрга тапшыралар.                                                                                                           Кичәдә һәрбер катнашучы, сандыкта сакланган хатирәләр- буыннан-буынга балаларына  тапшырылып барсын иде дигән теләктә калды. Кичәне халкыбызның онытылып барган,түгәрәк уеннары белән дәвам иттек.