Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

” Хезмәт сөйгән халык,дан-хөрмәткә лаек”-тематик кичә

2019 ел Татарстанда-Эшче һөнәрләр елы уңаеннан, Аксар китапханәсендә укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда  кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан :”Хезмәт сөйгән халык,дан-хөрмәткә лаек”дип исемләнгән тематик кичә-очрашу уздырылды.Кичә өчен шул исемдәге китап күргәзмәсе төзелде.”Һөнәрләрнең барысы да тигез кеше каршында” дигән сүзләр язып эленде.

Кичәгә төрле һөнәр ияләре: төрле тармакта эшләүче шоферлар,комбайнер,слесарь,сварщик,газовиклар  чакырылган иде.Шулай ук авылдашыбыз МЧС хезмәткәре,янгын сүндерүче Ходжаев Илнарның җаваплы хезмәте ,укучыларда зур кызыксыну уятты,төрле сораулар бирделәр.

       Өлкән сыйныф укучыларына, дөньяда барлыгы 40 мең һөнәр барлыгы,сайланган һөнәр кешенең сәләтенә туры килергә тиешлеген аңлаттык.Һәрбер чакырылган кунак үз профессиясе турында сөйләп: ” Дөрес сайланган хезмәт кенә   кешегә бәхет китерә,эшеңә сөенеп барып,өеңә ашкынып кайтканда гына эшеңнән тәм табасың һәм күп еллар шул хезмәтеңә тугры каласың”- дигән теләктә  чыгыш ясадылар.

    ”Үзең сайлаган һөнәрне яратып башкарсаң гына уңышларга ирешеп була”-ди ,40 елга якын, мәдәният тармагында шофер булып  эшләгән  Альберт абый Шәйдуллин.

   “Сайлаган һөнәреңне намус белән башкарганда ,синең хезмәтеңне күрәләр,хөрмәтлиләр”-диләр, күп еллар “Скорая помощь” шоферы булып эшләгән И.Нургалин һәм сварщик,газовик хезмәтләрен башкаручы К.Бәдертдинов.

     “Нинди генә һөнәр сайласак та,белемле булырга,ә моның өчен тырышып укырга кирәк”-ди, һәр балага белем биргән укытучы ,сыйныф җитәкчесе, Илсия Бикморзаевна.

          Кичәдә эшче һөнәрләргә багышланган китаплар,җырлар санап үтелде.” Шофер рульне тот туры” җыры И.Шакиров башкаруында  язмада тыңланды.

    ”Мәкальне дәвам ит” уенында, катнашучылар  хезмәт, һөнәр турында мәкальләрнең дәвамнарын  бик тиз  таптылар.

      Кичәдә  Р.Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә” шигырен тыңлап, һөнәр сайлауның  бик катлаулы ,авыр икәнлегенә төшендек.

Очрашу –кичәне: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкальгә таянып , һөнәрнең кайсын гына сайласак та, авырлыклардан курыкмаска , яраткан эшеңне тырышып башкарганда гына һәркем уңышка ирешә ала дигән теләктә ,чәй өстәле артында дәвам иттек.