"Күңелебез һаман яшь әле"-өлкәннәр көненә тематик -музыкаль кичә
1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан безнең Аксар авылында “Күңелебез һаман яшь әле”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә узды. "Өлкәннәр көне" барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү максатыннан уздырыла.
Кичәне өлкәннәребезне күркәм бәйрәм белән котлап,шигъри теләкләр әйтеп, ачып җибәрдек. Аннан бәйрәм белән котлау өчен сүз җирле үзидарә башлыгы Гыйльманов Ю.И.ка бирелде.
Бәйрәм җыр –биюләр белән аралаштырылып барылды.Үзенең шигырьләре, җырлары белән Ф.Исрафилов,өлкәннәрнең күңелен яулады. Шулай ук җырчыларыбыз Т.Гәрәева,Ф.Гиниятовалар да кунакларга үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәмнең икенче өлеше исә “Ягез әле әбиләр” бәйгесе белән башланып китте. ”Дәү әниләр”белән “Йолдызлар” командалары көч сынашып,төрле ярышларда катнашты.Физик күнегәләр ясау,сорауларга җавап бирү,”Бала баласы балдан татлы” –оныкларга назлы сүзләр санау; “педагог әби” бәйгесендә тәрбия ысуллары белән уртаклашу; “әбием әкиятләре”ндә кыскача әкият сөйләү кебек ярышларда әбиләр сынатмадылар.Азаккы биремнәрендә әбиләрнең һәрберсе концерт номерлары күрсәтте.
Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.
Өлкәннәребезне бакча гөлләре бүләк итеп, киләсе очрашуларга чакырып озаттык.