Аксаринская сельская библиотека - филиал № 3

"Җәйне китап белән"-әдәби дәрес

“Кояшкай” мәктәп яны балалар лагеры  өчен, китапханәдә “Җәйне китап белән” дигән әдәби дәресе уздырылды.” Җәй- иң матур һәм иң күңелле вакыт.Ә җәйне китап белән үткәрү- тагын да кызыклырак”дигән теләктә , укучыларны яңа китаплар белән таныштырудан башладык дәресне.  Укучыларны һәр сыйныф укучысы өчен төзелгән, өстәмә җәйге уку өчен әдәбият исемлеге белән таныштырып,кычкырып укулар оештырылды . (Х.Җәләй “Әкиятләр”,Р.Шәехова “Серле сораулар”)

 С.Рәхмәтулланың “Сандыктагы хәзинә”китабы  буенча фикер алышу уздырылды.Шулай ук әлеге китап буенча “Табышмак-зиһен ачкычы”уенында табышмакларга җаваплар табылды.