Батырлык дәресе "22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне"
Укучыларны патриотик рухта тәрбияләп, әлеге көнне онытмаска кирәклеген,балачаклары сугыш елларына эләккән,ятимлек ачысы татыган яшьтәшләренең аянычлы язмышлары турында сөйләдек.
22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган бу көнне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшереп тора.
“Кояшкай” мәктәп яны лагеры балалары белән Һәйкәл янында әнә шул турыда батырлык дәресе уздырдык.Бөек Ватан сугышына безнең Аксар авылыннан барысы 170 кеше китә.Алар илебез азатлыгын саклап төрле фронтларда сугышканнар, зур батырлыклар күрсәткәннәр.88 кеше кайтмый калган. 48 ана тол,141 бала ятим калган.Кайтмый калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлдән,укучылар үзләренең якыннарының исемнәрен барладылар.
Китапханәдә исә дәресне дәвам итеп “ Бөек батырлык тарих түрендә” дигән күргәзмәгә обзор ясалды.Шулай ук әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылды.