Фестиваль "Туган ягым мәдәнияте һәм йолалары"
Зәйдә 2019 ел-Мәдәният елы уңаеннан Аксар кусты, 5 китапханәче , район оештырган конкурс: “Туган ягым мәдәнияте һәм гореф –гадәт,йолалары” исемле фестиваль-бәйгедә катнашып,аның төрле номинацияләрен тамашачы тарафына җиткерде.Китап бәйрәме өчен:”Халкыбызның күңел җәүһәрләре”, “Могҗиза тудыручы куллар”,”Татар халык ашлары-бик тәмле һәм файдалы”,
“Бизәкле китаплар”,”Курчаклар дөньясына сәяхәт”,”Җәйне китап белән”,”Ак кәгазьдә күңел нурлары”(җирле язучылар иҗатына)кебек күргәзмәләр эшләде.
“Китаплар минем иң якын дусларым”,”Мин укырга яратам”,”Тукай шәкертләре”,Н.Носовның “Белмәмеш маҗараларыннан” Белмәмеш сурәте,”Китаплар яңгыры”(зонтик астында),”Ялга китаплар белән” (чемоданга китаплар тутырып)дигән фотозоналар, һәрбер килгән кунакны битараф калдырмады.
Һәрбер авыл бай тарихлы һәм аларның үзенә генә хас гореф –гадәт, йолалары бар.Аксарлылар исә китап бәйрәмендә “Киндер юу өмәсе” күренешен күрсәттеләр.
II нче номинация –аш-су осталары бәйгесендә, китап күргәзмәсенә обзор ясалды,ә пешкән ризыкларны милли киемнәрдә , музыка астында тамашачыга тәкъдим иттеләр.
“Кулларыннан гөлләр тама” дигән өлештә, һәрбер авыл мастер класс күрсәтте.(калфак ясау,чигү,бизәр өчен чәчәк ясау һ.б.)
Бәйрәм җырлар белән бергә үрелеп барылды.
Китап инсталляциясе номинациясендә, башта тамашачыга әлеге сүзнең аңлатмасын әйтеп уздык. Бәйрәм кунакларына “Читать здорово!”, “Китап дулкынында бергәләп”дигән китап композицияләре тәкъдим иттек.
“Мода театры” номинациясендә барлык авыллар бергәләшеп:
Этнографик милли киемнәр коллекциясен ;
Миллилекне заманчалаштырылган киемнәр һәм
Кулдан эшләнгән киләчәк модаларын тәкъдим иттек.
“Шигырьне яттан сөйләү” өлешендә һәрбер авылдан чыгыш ясадылар.Аксар авылыннан кечкенәләрдән башлап,нәфис сүз осталары: Гатина Г.,Хасаншин Р., Хөснетдинова Н., Гәрәева Т. чыгышлары тамашачыны сокландырды.
“Шигырьне барыбыз бергә укыйбыз” дигән флеш-мобта, аксарлылар Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигырен сөйләделәр. Соңгы номинация “Ирекле микрофон”да һәрбер теләгән кеше катнаша ала иде. Аксар авылыннан җирле язучы,шагыйрьләр,үзешчән көй язучыларга өстенлек бирелде.Фәйрүзә апа Әхмәтова,Гөлнур апа Әхмәтҗанова,Фәнис Исрафиловларның чыгышын тамашачы бик яратты.Фәниснең үз җырын башкаруы , бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.