Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

«Такташ иҗатында-кунакта»

Күренекле татар шагыйре Һади Такташның тууына 125 ел тулуга багышланган «Такташ иҗатында-кунакта» дип исемләнгән шигъри кичә уздырылды. Шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗатының төп этаплары белән таныштык. Кичәдә Һади Такташның тормыш, мәхәббәт, туган ил һәм кешелек мөнәсәбәтләре турындагы тирән фикерләрен чагылдырган шигырьләре яңгырады.