"И туган тел, и матур тел!"
Татарстан Республикасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергә укыйбыз» проектына Урта Баграж авыл китапханәсе дә кушылды. Проект шагыйрьнең бай әдәби мирасын популярлаштыруга һәм туган телне саклауга юнәлдерелгән. "И туган тел, и матур тел!" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Чараны Габдулла Тукайның иң танылган һәм яраткан әсәре - «Туган тел» шигыре белән ачып җибәрдек. Шигырьне Кузьмина Елена Степановна укыды.