"Чын күңелдән"
Ноябрь аенда берничә бәйрәмне билгеләп үтәбез. Тик алар арасында иң күркәме – Әниләр көне. Ә 3 декабрь көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу – мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез сәләтләре һәм талантлары булган кешеләр көне. Шушы ике бәйрәм уңаеннан без бүген Сарсаз-Баграж мәдәният йортында «Чын күңелдән» дип аталган бәйрәм концертында катнаштык.