Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

Поэтический час «Туган як!»

Багражым

Туган авыл үскән җирем,

Якын күңелгә.

Баграж авылы урнашкан,

Иң матур җиргә!

 

Бормаланып ага Баграж суы,

Күп чишмәләр аңа кушыла.

Чуал, Бурсык суларын ияртеп

Зәй суына барып коела.

 

"Минәй" чишмәң җанга шифа бирә,

Урманнарың хуш  ис тарата.

И Багражым! Күпме халкың сине,

Чын күңелдән өзелеп ярата!