«Җиңү килде җирне нурга күмеп!»
9 май көнне Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг узды. Хәйкәл каршында бәйрәм уңаеннан «Җиңү килде җирне нурга күмеп!» дип исемләнгән тантаналы митинг уздырылды. Сәламләү сүзе белән Сарсаз-Баграж укучылары чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Минеев П.Н. авыл халкын, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне, гаиләләрен бәйрәм белән котлады. Мәктәп укучылары, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзешчән сәнгать номерлары күрсәтте. СВО дагы егетләребезгә сеть үрүче кызлар “Забота у нас простая” җырын башкардылар. Митингта катнашучылар сугыш елларында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алып, традиция буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә, тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салынды. Соңыннан тыл һәм сугыш чоры балаларын килгән кунакларны солдат боткасы һәм чәй белән кунак иттек.