«В путь дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!»
Бүген Урта Баграж авыл китапханәсендә район китапханәләре арасында уздырылучы «В путь дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!» «Әйдә, юлга җыен, сәламәтлеккә юл тот!» дип исемләнгән фестиваль - конкурс үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга, аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. «Язучылар сәламәт яшәү рәвеше турында», «Язучылар тормышында спорт», «Көчле рухлы язучылар» булегендә Григорьева В.С. бик эчтәлекле һәм кирәкле мәгьлумат җиткерде, «Сәламәтлек турында шигырьләр» булегендә Куракова Елена, Моисеева Эмелия, Князева Марияләр чыгыш ясадылар. «Бик файдалы һәм тәмле ризыклар», «Чайная пауза в мире книг» бүлекләрендә Фролова Екатерина В. күп файдалы мәгълүмат бирде. «Озак яшәү сере – хәрәкәт» бүлегендә авылдашыбыз Насыров Намус абый күзләр өчен бик кирәкле булган һәм үзенең көндәлек эшли торган күнегүләреннән мастер класс күрсәтте. 2024 елнын февраль аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр авылыбызда сеть үрү эшләре алып барыла. Көн саен сеть үрүче әби-апалар белән бергәләшеп сәламәтлек өчен файдалы күнегүләр ясыйбыз. Буген дә волонтерлар группасы белән фестивальдә шул күнегүләрне күрсәттек. «СВО батырлары» турында авыл җирлеге башлыгы П.Н.Минеев чыгыш ясады. «Табигать витаминнары» өстәле әзерләнде, «Сәламәтлек аланы» дип аталган күренеш сәхнәләштерелде.