«Гомер китабының битләре»
Урта Баграж авыл китапханәсендә күренекле шагыйрь Роберт Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Гомер китабының битләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Роберт Әхмәтҗанов – шигъри әсәрләрендә , тормышта да гаять нечкә күңелле шагыйрь. Тормышының һәрбер кечкенә генә җитешсез, каршылыклы якларын да күңеленә якын ала һәм аңа кискен рәвештә җавап бирергә әзер тора. Шул нечкә һәм сизгер күңел кыллары ярдәмендә ул яшәештәге тәэсирләрен, җан тирбәлешен шигъри юлларга күчерә, шулар ярдәмендә үзенең укучысы күңеленә дә үтеп керә.
Китап укучылар язучының иҗаты белән кызыксынып, шигырьләрен кычкырып укыдылар.