Книжная выставка - обзор «Наркомания хәлакәткә илтә» «Наркомания – это трагедия»
1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне.
Наркомания ул замана чире.Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш.Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап-алардан кискен төстә баш тарту. Россиядә наркотиклардан ел саен 8 меңләп кеше дөнья куя. Тагын шунысы аяныч - наркомания яшәрә бара. Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга ,ышандырырга бурычлы. Шул максаттан чыгып, китапханәдә "Наркомания хәлакәткә илтә " «Наркомания – это трагедия» исеме астында китап күргәзмәсе булдырылды, буклетлар ясалды. Күргәзмәдә наркомания һәм эчүчелек буенча китаплар, балалар ясаган рәсемнәр урнаштырылды. Китап укучылар белән әңгәмә үтте.