Книжная выставка, литературный час «Туган телем – бөек ана теле»
21 нче февраль – халыкара туган тел көне. Дөньядагы барлык халыклар үз туган телләре көнен билгеләп үтәләр. Тел кешеләргә аралашырга, күңел ачарга ярдәм итә. Тел кешеләрнең гомер юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Шуңа һәр кеше ана телен, туган телен югалтмаска тырыша.
Югары культуралы булуга туган телеңне яхшы белү дә керә. Үз халкына ана телендә хезмәт күрсәтә алырлык хәзерлеге булмаган кешене, ул нинди генә дәрәҗәле эштә эшләмәсен, аны һич тә югары культуралы кеше дип әйтеп булмый.
Китапханәдә "Туган телем - бөек ана теле" дип аталган әдәби сәгать узды,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде. Туган тел турында шигырьләр укылды.