Средне-Багряжская сельская библиотека - филиал № 29

Книжная выставка «Өзелгән җыр эзеннән»

Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдэ Муса Җәлилгә багышланган «Өзелгән җыр эзеннән» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм әдәби сәгать үткәрелде.

1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.
М. Җәлил һәм җәлилчеләрнең, яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы алып барган героик көрәше турында романнар, повестьлар драма әсәрләре һәм поэмалар язылган, кинофильмнар төшерелгән. 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә М.Җәлилнең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, әсирлектә тудырган бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.
Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабыннан « Бүреләр», «Кичер илем», «Кызыл ромашка», «Ана бәйрәме», «Бала йокысы» шигырьләрен кычкырып укыдык.